Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү Парады узды

Алабугада бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.

Митинг бәйрәмнең төп сәхнәсенә Россия Федерациясе флагы һәм Җиңү байрагын чыгарудан башланды. Алар артыннан Байрак төркеме узды. Аның составында — Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесы офицерлары һәм суворовчылары. Алар фронтлар исемнәре язылган 10 штандарт күтәреп үтте. Бүген тантаналы парад составында Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.

Бәйрәм митингы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Динар Бариевның котлаулары белән башланды.

Аннары барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң алып баручылар Җиңү Парады башлануы турында игълан итте. Тынлы оркестр аккомпанементы астында саф адымы белән СВО катнашучылары, Алабуга Суворов училищесы офицерлары һәм суворовчылары, запастагы офицерлар, Эчке эшләр министрлыгы офицерлары, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, югары уку йортлары укучылары үтте. Парад белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков җитәкчелек итте.

Шәһәрнең уку йортлары парады «Навстречу Победе» муниципаль конкурсында катнашучы машиналар белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев