Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Инвалидлар декадасы кысаларында үзенчәлекле балаларга ярдәмгә 900 мең сумнан артык акча җыелды

Бу турыда Игелекле эшләр марафонында хәбәр иттеләр.

Алабугада Игелекле эшләр марафоны узды. Быел ул 7нче тапкыр оештырылды.

Гадәттәгечә, берничә сәгать дәвамында шәһәр һәм район җитәкчеләре, предприятие хезмәткәрләре һәм битараф булмаган алабугалылар махсус тартмага булдыра алган күләмдә акча салды. Кемнәрдер бу көнне үзенчәлекле баланың хыялын тормышка ашырып, аңа уенчык, китаплар, сертификат яки техник тернәкләндерү чаралары бүләк итте.

− Без бүген, гадәттәгечә, игелекле эшләр марафонын башлап җибәрәбез. Бу марафон без — өлкәннәр өчен үзебезне тылсымчы итеп тою мөмкинлеге дә, чөнки без баланың хыялын тормышка ашыра яки аңа кыйммәтле дәвалауда ярдәм итә алабыз. Ә Алабуга районында 389 шундый үзенчәлекле бала бар. Һәр бала артында аның әти-әнисе һәм туганнары тора.

Үзенчәлекле балаларыбызның әти-әниләренә рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәсем килә, — дип сәламләде барлык катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Сәламәтлеге үзенчәлекле балаларның күбесенә даими дәвалану һәм кыйммәтле препаратлар кирәк. Марафонда беренче булып район башлыгы Рөстәм Нуриевтан акчалата ярдәмне һәм курчакны Амаль Локмановага тапшырдылар. Кызчыкка берничә көннән 4 яшь тула. Буллезлы эпидермолиз аркасында мондый балаларны халыкта күбәләк-бала дип атыйлар.

— Дәвалануга аена, ким дигәндә 50 мең сум тирәсе акча китә, әмма бу сан 150 мең сумга кадәр дә җитәргә мөмкин. Беренче вакытта безгә хәйрия фонды ярдәм итте, әмма ул гел булышып тора алмый. Хәзер без үз көчебез белән дәваланырга тырышабыз. Һәр үзенчәлекле бала ярдәмгә мохтаҗ булганлыктан, мондый марафоннар бик кирәк. Һәм мондый чаралар күбрәк булган саен, ата-аналарга да җиңелрәк булачак, — дип күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде кызның әтисе Рәшит.

Бүгенге көндә күпчелек инвалидлар актив тормыш белән яшәргә тырыша: алар җырлый, бии, кул эшләнмәләре ясый. Чара дәвамында да алар үз сәләтләрен күрсәттеләр. 

Бу көнне РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да үзенең видеомөрәҗәгатен юллады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең район тагын бер кат авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга ярдәм итү үрнәге булды.

− Сезнең райондагы яңалыкларны ел саен күзәтеп барам һәм әлеге балалар өчен кызыклы һәм файдалы эш формалары үсүенә сокланам. Бүгенге көндә аларга булышмаган бер генә хезмәт тә юк. Бүген инвалид балалар төрле яклап үсәргә, шул исәптән спорт белән шөгыльләнергә тели, һәм алар өчен мөмкинлекләр дә булдырыла − диде ул һәм шәһәр учреждениеләре эшен ассызыклады, ата-аналарны һәм балаларны бу мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.

Әмма чараның иң дулкынландыргыч мизгеле, әлбәттә, үсеш үзенчәлекләре булган балаларга бүләкләр тапшыру булды. 

Бу көнне Иске Юраш урта мәктәбе укучысы Диана Вдовинаның хыялы тормышка ашты. Кыз күптән ноутбук турында хыялланган. Ул аның ярдәмендә дәресләрне өйрәнергә, фильмнар карарга, рәсем ясау өчен яңа идеяләр эзләргә теләгән. 

Ә 13нче балалар бакчасына алар өчен бик кирәк булган инвалид коляскасына сертификат бүләк иттеләр.

— Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен интерактив өстәл куелган коляскалар сатып алуга сертификат алдык. Ул балага шөгыльләнгәндә һәм ашаганда уңайлы, — ди балалар бакчасы мөдире Гөлнара Сафина.

Планшетлар, конструкторлар, боулинг уенына сертификатлар — бу бөтен бүләкләрнең тулы исемлеге түгел әле. Лилия Ягудина хәбәр итүенчә, шушы арада күрсәтелгән ярдәм күләме 900 мең сумнан арткан, хәйрия тартмасына 137 мең сум акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев