Алабугада иртәнге рейд нәтиҗәләре билгеле булды
Дәүләт автоинспекторлары тонировкага кагылышлы 19 хокук бозуны ачыклаган.
Бүген Алабуга-Гари-Абалач автоюлында дәүләт автоинспекторлары рейд үткәрде. Бу юлы тонировка белән бәйле закон бозуларга аерым игътибар бирелде.
Барлыгы 19 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Пыялаларны тиешледән артык караңгылатучыларга карата 8 беркетмә төзелде. Ике шофер транспорт чарасының техник төзексезлеге өчен җавап бирәчәк. Җиде машина йөртүчедә страховка, ә ике шоферның документлары булмавы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев