Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ишегаллары яңартыла

Уңайлы уен зоналары, матур чәчәк түтәлләре, ял итү урыннары. Шушы көннәрдә Тынычлык проспектындагы 34 нче йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Шәһәр һәм Республика көненә мондый бүләк «Безнең ишегалды» республика программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу ишегалдын да кертеп, шәһәрдә барлыгы 14 йортның ишегалды яңартылды. 2024 елда бу эшләргә барлыгы 134 миллион сумга якын акча тотылган.
Бәйрәм көнне яңартылган ишегалдын ачу тантанасы булды. Тынычлык проспектындагы 34 нче йорт ишегалдында тематик зоналар оештырылды: волонтерлар МХО сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрделәр, тере чәчәкләрдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, аквагрим, милли камыр ризыклары белән сыйлау һәм, әлбәттә, концерт программасы булды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев бу ишегалдында яшәүчеләрне һәм гомумән алабугалыларны бәйрәм белән котлады, барысына да иминлек теләде.
— Биредә яшәүчеләр исеменнән Рөстәм Нуриевка бәйрәмгә шундый матур бүләк әзерләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Карагыз, балалар ничек куана. Без дә бик шат. Тырышлык куеп шундый искиткеч ишегалды булдырган һәркемгә зур рәхмәт. Без хәзер монда ял итә, уйный алабыз. Территориябезне чисталыкта һәм матурлыкта саклаган җыештыручыбыз Розага аерым рәхмәт, — дип сөйләде Тынычлык проспекты буенча 34 нче йортта яшәүче бер хатын-кыз.

Бәйрәмдә шулай ук әтиләре хәрби зонада булган беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. Алар монда өчәү иде — Дмитрий, София һәм Анастасия. Ә тагын ике беренче сыйныф укучысы — Билал һәм Федор күп балалы гаиләләрдән. Малай-кызлар бүләкләрне шатланып кабул иттеләр. Моннан тыш, ишегалды бәйрәме вакытында алты лаеклы алабугалыны да билгеләп үттеләр. Рөстәм Нуриев кулыннан алар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев