Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде

Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.

12 февральдә 16:15 сәгатьтә дәүләт автоинспекторлары Алабуганың Яшел тыкрыгында Лада 217030 автомобилен туктата. Шоферның аек булмавы ачыклангач, машина йөртүчегә район үзәк хастаханәсендә медицина тикшерүен узарга тәкъдим ителә. 

«27 февральдә медицина бәяләмәсе буенча аның исерек булуы ачыкланды. Идарә итү хокукына ия булмаган килеш, машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә иткәнлектән, 12.8 статьяның 3 маддәсе буенча материал төзелде. Исерек килеш машина йөртүче икенче тапкыр тоткарлана. РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча материал тупланган», — дип хәбәр иттеләр Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев