Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ишегалларын төзекләндерү тагын бер ай дәвам итәчәк

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тагын бер айга озайтылды.

Алабуга ишегалларындагы төзелеш-монтаж эшләре 30 сентябрьгә тәмамланырга тиеш иде. Әмма төзекләндерү барышында өстәмә эшләр барлыкка килде.
Бүген Алабугада 23 ишегалды территориясендә ремонт дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментында. Барлыгы исә агымдагы елда 34 ишегалды төзекләндерелә. Юлларны һәм тротуарларны асфальтлауны 30 октябрьгә төгәлләү планлаштырыла. Бу ишегалларында асфальт өслекнең гомуми мәйданы 68 мең квадрат метрдан артык.
Ишегалларын тулысынча тәртипкә китерү, төзелеш чүп-чарыннан арындыру ноябрьдә тәмамланачак. Шулай ук 30 октябрьгә кадәр барлык 34 ишегалдында 138 яктырту баганасы, кечкенә архитектура формалары — эскәмияләр, чүп савытлары, балалар уен мәйданчыклары, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш элементлары куелачак. Төзелеш һәм ТКХ департаменты әйдәп баручы инженеры Алина Газина сүзләренә караганда, кече архитектура формалары ихтыяҗга карап куелачак, ягъни һәр ишегалдына — нәкъ менә анда кирәк булган элементлар. Ә инде гамәлдә булганнары саклап калыначак һәм кирәк очракта ремонтланачак.
Хәзерге вакытта эшләр Мәрҗәни урамындагы 28нче һәм 30нчы йортлар ишегалдында алып барыла. Башта монда бары тик тротуарларны ремонтлау күздә тотылган иде. Ләкин плитәләр бик начар хәлдә булганлыктан һәм бордюр ташын алыштыру кирәк дип табылгач, яңа тротуар һәм подъезд мәйданчыклары төзү хакында карар кабул ителде. Биредә инде яңа бордюр ташы куелган, вак таш түшәлә, соңрак асфальт җәеләчәк. Машиналар йөри торган участокта юл полотносы яхшы хәлдә, ул алыштырылмаячак, дип билгеләп үттеләр Төзелеш һәм ТКХ департаментында. Моннан тыш, ишегалды уртасында яңа җәяүлеләр юллары барлыкка киләчәк, өстәмә уен элементлары куелачак. Сүз уңаеннан, башня рәвешендәге иске таучыклар сүтелмәячәк, чөнки алар алабугалылар арасында бик популяр. Әлеге конструкцияләр ремонтланачак һәм буялачак.
Тулаем алганда, барлык ишегалларын төзекләндерүне 30 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Алина Газина билгеләвенчә, эшләрне тәмамлау срокларының кичектерелүе өстәмә ихтыяҗлар туу белән бәйле. Мәсәлән, бордюр ташын алу өчен махсус инструментлар һәм техника кирәк, ә эшләр башланган вакытта болар әле исәпкә алынмаган була. Әмма бу эш сыйфатында чагылмаячак, дип ышандырды әйдәп баручы инженер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев