Алабугада югалган кызны эзлиләр
17 гыйнвардан аның кайдалыгы билгесез.
Алабугада 23 яшьлек Виктория Манукянны эзлиләр. Ул 17 гыйнварда юкка чыккан. Иртәнге 7.30 да кыз өеннән эшкә чыгып китә һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Билгеләре: буе 160-170 см, тулы гәүдәле, чәчләре кара, җилкәгә кадәр төшеп тора.
Кызның өстендә тездән түбәнрәк кара пуховик, капюшоны көрән мехлы, башлыгы шәмәхә төстә, аягында көрән төсле уги, кара чалбар, ак свитер, үзе белән алсу төсле сумкасы булган.
Теләсә нинди мәгълүмат булганда түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итегез:
102 Полиция
112 Еддс
Телефон МВД: 02
ДОБРОВОЛЬЧЕСКИЙ ПСО ОРЕЛ ТАТАРСТАН
Волонтёры:
89172604743
Волонтёры:
89520403841
Горячая линия: 8 800 700 56 76
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев