Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл һәлакәтләрендә корбан булганнарны Бөтендөнья искә алу көненә багышланган чаралар булды

Интернациональ һәм Әйләнеч шоссе урамнары кисешкән урында зур чара узды.

Алабугада юл һәлакәтләрендә корбан булганнарны Бөтендөнья искә алу көненә багышланган чаралар булды. Шәһәрнең хәрәкәт тыгыз урыннарының берсе — Интернациональ һәм Әйләнеч шоссе урамнары кисешкән урын, шунда дәүләт автоинспекторлары, укучылар, укытучылар, оешма вәкилләре, студентлар, волонтерлар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары җыелды. 

— Чараның максаты: юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемаларына, юл һәлакәте нәтиҗәсендә килеп чыккан үлем-китем һәм җәрәхәтләнү очракларын киметүгә, юлларда хокук бозуларга каршы тору проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Юл-транспорт вакыйгасы корбаннарын искә алып, аларның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз, — диде Россия ЭЭМ Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов.

Акциядә катнашучылар юл буйлап тезелделәр, кулларында — юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакырулы плакатлар. Алар автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек булды. 

Дәүләт автоинспекторлары юлдан узып баручыларны туктатып, аларга яктылык кайтаргыч элементлар, белешмәлекләр тапшырдылар, истәлекле көн турында сөйләделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеген искәрттеләр. Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр мондый күләмле чараларның әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев