Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада капиталь ремонт 99 процентка башкарылган

Алабугада капиталь ремонт 99 процентка башкарылган. Мондый мәгълүматны башкарма комитет җитәкчесенең шәһәрнең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин бирде.

Исегезгә төшерәбез, Алабугада 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 19 йорт кергән иде. Әлеге максатларга бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 192,8 миллион сумны тәшкил иткән.

‒ Бүгенге көнгә Алабугада капиталь ремонт тәмамланган диярлек. 99 процентка үтәлгән дип әйтергә була. Фасад газүткәргечен күчерергә кирәк булган 5 йорт кына калды. Болар: Тынычлык проспектында 31, 47/16, 43 йортлар, Төзүчеләр урамындагы 1 һәм 3 йортлар. Башка барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылган, — диде Андрей Томилин.

Капремонт программасы буенча барлыгы биш күпфатирлы йортның фасадларын тулысынча җылыту каралган иде, берсендә — йортның ян якларын җылытырга кирәк булган. Дүрт йортта — түбәләрне ремонтлау. Моннан тыш, капиталь ремонт программасына кергән тагын биш йортта инженерлык челтәрләрен алыштырганнар һәм тагын бишендә лифт җиһазларын ремонтлаганнар һәм алыштырганнар.

Андрей Томилин аңлатуынча, Татарстанда (Алабугада да) күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасын гамәлгә ашырган вакытта ике программаны берләштерергә тырышалар. Беренчесе — күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, икенчесе — Республика Рәисенең «Безнең ишегалды» программалары. Әлеге ике программа буенча Алабугада барлыгы 5 ишегалды төзекләндерелде.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел барлыгы 134 миллион сумга 14 ишегалды ремонтланган. Аның ярдәмендә 22 мең квадрат метрдан артык юл асфальтланган, 249 кече архитектура формасы урнаштырылган һәм 71 ут баганасы куелган. Киләсе елга «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк, — дип ышандырды Андрей Томилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев