Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада капиталь ремонттан соң «Барс» яшьләр үзәге ачылды

Ремонт эшләре максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Ачылыш тантанасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры урынбасары Илшат Шәйморатов, «Эссен Продакшн АГ» АҖ пиар-директоры Аделя Абдуллина катнашты.

Рөстәм Нуриев тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм яшьләрнең безнең киләчәгебез булуын, ә киләчәкнең якты һәм матур булырга тиешлеген билгеләп үтте. «Барс» яшьләр үзәге шулай килеп чыкты да. 

«Барс» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Бинадан тыш, биредә тирә-юнь территориясе дә төзекләндерелгән.

Бүләкләү тантанасында район башлыгы Рөстәм Нуриев балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча активист Нина Федоровна Сорокинага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален тапшырды.

«Эссен Продакшн АГ» АҖ Пиар-директоры Аделя Абдуллина ял итү бүлмәсен җиһазлау өчен 3нче мәктәп директоры Ирина Смирновага 50 мең сумлык сертификат тапшырды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев «Барс» Яшьләр үзәгенә 200 мең сумлык сертификат тапшырды, ә шәһәр Советы депутаты Роман Есаулов техника алу өчен 40 мең сумлык сертификат бүләк итте. 

Район башлыгы мөхтәрәм кунаклар белән бинаны карап чыкты. Бирегә актив яшьләрне җәлеп итү һәм төрле чаралар оештыру өчен Яшьләр һәм яшүсмерләр клублары секторына зур эш башкарасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев