Алабугада кече елга тамакларын чистарту дәвам итә
Шушы көннәрдә Шумиха елгасының 3600 метр яры һәм Алабуга елгасының 5000 метр яры җыештырылган.
Шумиха һәм Алабуга елгаларына карап торганда, шундый күренеш ачыла — чиста һәм матур ярлар. Бу кечкенә елгачыклар шәһәрнең бөтен тарихи өлеше буйлап ага. Соңгы елларда куаклар белән капланып, көнкүреш калдыклары белән чүпләнеп бетеп, күренми дә башлаган иде алар. Аларны тазарту турында берничә ел буе сөйләделәр.
Быел, ниһаять, биредә эш «кайный» башлады. Подряд оешмасы хезмәткәрләре елга тамагын кул көче белән дә, авыр техника кулланып та айдан артык җыештырдылар. Бу олы гамәлнең төп максаты — чыганакны тулы сулы итү, су басуларга юл куймау. Биредә торак йортлар, инженер коммуникацияләр, басу һәм бакчаларның су астында калу куркынычы бар.
Гамәли әһәмиятеннән тыш, башкарган эшләр матурлык ягыннан да мөһим — чиста елга, чиста ярлар шәһәрне бизи һәм кешеләрне куандыра.
− Эшчеләр ярларны судан 30 метр ераклыкта куаклар чытырманлыгыннан арындыра. Аннары яр битләренә үлән чәчеләчәк, күпер тирәләренә вак таш җәеләчәк, − дип сөйләде райбашкарма комитет каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов.
Аның әйтүенә караганда, Шумиха елгасының 3600 метр яры (гомуми озынлыгы — 4200 метр) һәм Алабуга елгасының 5000 метр яры (озынлыгы 8000 метр) җыештырылган.
Алабугалылар да үзгәрешне күрә. Бу хакта иҗтимагый челтәрләрдә дә язалар. Анда алар рәхмәт сүзләрен кызганмый, бу елгаларның элек нинди булганын да исә ала. Мисалга, шәһәрдә яшәүче Любовь Кузнецова моннан илле ел элек, анда боз өстендә тимераякта шуган, дөрес, елгаларның суы ул чакта күбрәк булган.
− Казан урамындагы күпердән бу елгачык аркылы храм яхшы күренеп торды. Сокландыргыч күренеш иде! Безнең көннәрдә бу тирәләрдәге хәлгә бик борчыла идек инде, бәхеткә, җыештыра башладылар. Шатланмый мөмкин түгел. Тора-бара елгаларның суы да артыр, бәлки, − дип ышанычын белдерде ул.
Көзен бу урыннар тулысынча яңарыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев