Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу турында сөйләштеләр

Федераль дәрәҗәдә һәм республикада эшмәкәрләргә ярдәм чаралары эшләнгән. Шундый чаралар турында АМР Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев сөйләде.

Эшмәкәрләрдән ярдәм сорап язган гаризалар 1 ноябрьдән кабул ителә башлады. Федераль дәрәҗәдә РФ хөкүмәте ике төрле төп ярдәм — грантлар һәм «ФОТ.3» ташламалы кредит программасын яңартуны раслады. 

Вәкилләре грант алырга мөмкин булган өлкәләр исемлегендә 21 позиция, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре, балалар һәм олылар өчен өстәмә белем, зоопарклар, кинотеатрлар, күңел ачу учреждениеләре, музейлар, стоматология кабинетлары, чәчтарашханәләр һәм матурлык салоннары.

Грантлар буенча түләүләр 15 ноябрьдән башланды һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кредит ярдәме программасы буенча еллык 3 процент белән ташламалы кредит алып була. Кредит күләме һәр хезмәткәргә 1 минималь хезмәт хакын (12792 сум) 12 айга тапкырлаганнан чыгып исәпләнә.

Республика буенча ярдәмнән башка калган өлкәләрдәге эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә булышырга карар кылганнар — нигездә болар сәүдә белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, алардан күп мөрәҗәгать килгән булган.

Эшмәкәрләр бер процентлы микрозаем алырга мөмкин. Моның өчен алар ТР Икътисад министрлыгына караган Эшмәкәрлеккә булышу фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Заем күләме — 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр. Гаризаларны кабул итү быелның 31 декабренә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев