Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Кентавр» ат спорты мәктәбе ачылуга әзерләнә

Хәзер объектны яңарту ахырына якынлаша.

2 августтан 4 августка кадәр Алабуга конкур буенча зур республика ярышларын кабул итәчәк, алар яңартылган «Кентавр» ат спорты мәктәбендә узачак. Шул ук көннәрдә аны ремонттан соң рәсми рәвештә ачу планлаштырыла.

Зур бәйрәм оештырылачак, дип билгеләп үтте «Кентавр» ат спорты мәктәбе директоры Ильяс Горбунов. Бу көнне теләгән һәркем мәктәпкә барып, атлар белән таныша һәм хәтта аларны ашата алачак.

Хәзер объектны яңарту ахырына якынлаша.

Биредә зур эшләр башкарылган — 30 елдан артык эшләүче ат спорты мәктәбе тулысынча реконструкцияләнгән. Зур манеж, манеж-бочка, атлар белән күнегүләр ясау өчен махсус җайланма (водилка), административ-көнкүреш корпусы төзелгән. Хәзер участокның гомуми мәйданы 14 гектар тәшкил итә, ул тулысынча төзелгән. Эшләр үткәргәндә чит ил белгечләре дә җәлеп ителә, алар манеж һәм манеж-бочка өчен махсус япма — еврогрунт урнаштыра. Бу — астан сугарулы кварцлы ком — сугару системасы ярдәмендә ком гел дымлы тора, шуның аркасында атларның тояклары комга ныгытып батмый, шуның хисабына күнегүләр дә куркынычсызрак була. Сүз уңаеннан, манежда комны дымлы хәлдә тоту өчен тәүлегенә 950 литр су сарыф ителә. Бу иң заманча технологияләр, ди мәктәп директоры. Яңа манеж трибуналарында 150 кешелек утыру урыны бар.

Тамашаны бортлар буенда да карарга мөмкин, моның өчен аларны кыска итеп ясаганнар. Урамда атлар йөртү өчен уңайлы левадалар төзелгән. 30га якын чабышкы ат куркынычсыз резина тышлыклы заманча абзарларда яши. Моннан тыш, төзелеш материалы буларак агач кулланылганлыктан, монда суларга да җиңелрәк. Мәктәптә атларны җайдаксыз йөртү өчен махсус җайланма — водилка төзелгән. Билгеле булганча, атлар бер урында тик тора алмый, алар хәрәкәтне яраталар, бу аларга сәламәтлек өчен дә кирәк.

Мәктәп ачылганнан соң, ипподром белән шөгыльләнә башларга ниятлиләр.

— Анда зур конкур кырлары төзеләчәк, шуннан соң без биредә бөтенроссия чаралары үткәрә алачакбыз. Бу — җитди дәрәҗә, ат спорты комплексы республикада иң яхшыларның берсе булачак.

«Татнефть» компаниясендә барлыгы 4 шундый комплекс бар, алар Нурлатта, Актүбә районында, Кичучат бистәсендә урнашкан. Алабуганың «Кентавр» мәктәбе — иң зуры һәм заманчасы.

Билгеләп үтик, балалар монда бушлай шөгыльләнә. Барысы өчен «Татнефть» компаниясе түли, үзгәртеп кору эшләре дә компания акчасына үткәрелгән.
Хәзер мәктәптә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр 50 бала шөгыльләнә, аларның күпчелеге кызлар. Мәктәптә барлыгы 39 төрле ат бар. 4 тренер эшли, шул исәптән иппотерапия буенча инструкторлар да бар, бирегә дәресләр өчен «Астра» тернәкләнү үзәгеннән балалар килә.

Ат караучы Екатерина Минһаҗева мәктәптә инде 25 ел эшли. Әйтүенчә, аның Кәримхан исемле чабышкысына бу шартлар бик ошый.

— Яңа манеж бик уңайлы, җылы, зур. Грунт яхшы. Безгә ошый, — ди ул.

Софья Тунгускова мәктәптә 4 ел шөгыльләнә. Без килгәндә ул атлар тора торган урынны җыештыра иде. Аның Дезар исемле аты читтә басып тора.

— Миңа 5 яшь булганда, без атларга утырып йөрергә мөмкин булган урынга бардык, мине атка утырттылар, шунда әнием мине ат спортына бирергә уйлый да инде. Мин хәтта ул атның Ласточка — Карлыгач исемле булуын да хәтерлим. Бу мәктәптә шөгыльләнергә бик яратам, монда көн саен киләм, күнегүләрне, атларны яратам. Алар белән кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләшәм, алардан курыкмыйм, − дип уртаклашты Софья.

Мәктәпнең барлык объектлары «Уңайлы мохит» программасы кысаларында җиһазландырылган − тактиль плитка, пандуслар, электр күтәргечләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев