Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хокук саклаучылар битлек режимын үтәүне тикшерә

Республика җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты, бу битлекләрне мәҗбүри йөртүгә дә кагыла, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта һәм ваклап сату объектларында.

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар көчәйтелгән режимда үткәрелә башлады. Бездә дә рейдлар дәвам итә. Үткән чәршәмбедә хокук саклау органнары вәкилләре чираттагы тикшерү үткәрде. Алар җәмәгать транспортында һәм шәһәр кибетләрендә битлек режимының ничек үтәлүен тикшерделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче очракта хокук бозу очраклары теркәлмәде, ләкин икенчесе турында алай әйтеп булмый. Әйтик, Төзүчеләр урамындагы кибетләрнең берсенә егет кеше шәхси саклану чараларсыз керде. Әмма аның юлдашы битлектә иде. Хәзер ир-атка пандемия чорында Роспотребнадзор таләпләренә җавапсыз мөнәсәбәте өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, битлек режимын бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затка штраф 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затка — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Административ хокук бозу кабатланган очракта гражданнарга − 15 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга − 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев