Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Хәтер мемориалын ремонтлаячаклар

Эшләр башланды инде.

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тула. Алабугада бу уңайдан Хәтер Мемориалы яңартылып, тирә-ягы төзекләндереләчәк.

Кар эрүгә, эшне үтәүчеләр белән беренче тапкыр урынны карарга чыгып, эш фронтын ачыкладылар. Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов әйтүенчә, торгызу эшләре алай ук зур күләмле түгел, ләкин кайдадыр буяу-сылау, брусчатка алыштыру кебек гамәлләрне башкарырга кирәк. Мәңгелек ут торган плитәләрне дә алыштырасы.

Хәтер мәйданында ремонт эшләре башланды инде. Хезмәткәрләр бордюрларны төзекләндерә, чиратта — монда торган хәрби тупларны буяу.

Бу мәйданга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан нигез салынган. Биредә сугышта һәлак булган сугышчыларга мемориал ачылган иде. Мәйданда Советлар Союзы Маршалы — Леонид Говоров бюсты тора; бу шәһәрдә аның бала чагы һәм яшьлек еллары узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев