Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хуҗасыз этләр мәсьәләсе турында сөйләштеләр 

Урам этләре турында хәбәрне 3-37-39 телефоны буенча хәбәр итеп була.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәләрнең берсендә Алабугада өере белән җыелып йөри торган урам этләре турында сүз булды.

Киңәшмәне алып баручы район башлыгы Рөстәм Нуриев башкарма комитетка бу мәсьәләгә махсус игътибар бирергә кушты.

Георгий паркындагы тәртип өчен җаваплы Гөлфира Бирдегалиева эт көтүләренең торган саен кырысрак була баруын хәбәр итте. Ул күрсәткән фотода балалар мәйданчыгындагы этләр күренеп тора, алар балалары белән бирегә килгән кешеләрдән курыкмыйлар да. 

Киңәшмәдә катнашучы шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкин быел Алабуга районында караучысыз калган этләрне тотуда хезмәт күрсәтү буенча тендер откан кеше, әйтүенә караганда, аның белән килешү төзелгәннән соң, белгечләр Алабугага ике тапкыр чыккан һәм 26 эт тотылган. Бирегә әлеге белгечләр башкарма комитет җибәргән гаризалар буенча киләләр. Анда хуҗасыз этләр турында бөтен хәбәр җыела. Сергей Мадьянкин Алабугада этләр белән хәл башка шәһәрләр белән чагыштырганда тынычрак, ди, шулай да ул бу мәсьәләгә даими игътибар таләп ителүен әйтте.

Өйләрендә эт тотучылар, аларны иреккә чыгарып җибәрә икән, этләрен күзәтсеннәр иде. Йорт хайваннарын карап торырга кирәк. Урам этләренә иярсә, хуҗасы булган эт тә куркыныч тудырырга мөмкин.

Сергей Мадьянкин сөйләвенчә, урамда тотып алынган этләрне Димитровград шәһәреннән 5 километр ераклыкта урнашкан приютка җибәрәләр. Анда тикшерү үткәреп, вакцина ясыйлар һәм ун көнлек карантинга куялар. Аннары стерильләштерәләр һәм, кагыйдә буларак, этләр тернәкләнгәнче, 21 көн тоталар да, ияләнгән мохиткә кайтаралар. 

Шулай да бу тыныч этләргә генә кагыла. Ветеринар белгеч этнең усаллык дәрәҗәсе югары дип билгели икән, андыйларны гомер буена ябып тәрбиялиләр яисә сак өчен эт кирәк булган оешмаларга урнаштырырга тырышалар.

Урам этләре турында хәбәрне 3-37-39 телефоны буенча хәбәр итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев