Алабугада кичә 107 кеше COVID-19 йоктырган
Татарстанда барлыгы соңгы тәүлектә 3621 кешенең коронавирус белән авыруы теркәлгән.
Шуларның 410сы — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 392 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда — 1260, Чаллыда — 531, Түбән Камада — 255, Әлмәттә — 246, Алабугада — 107, Лениногорск районында — 103, Нурлатта — 96, Чистайда — 94, Зәйдә — 73, Ютазыда — 70, Азнакайда — 67, Әгерҗедә — 62, Баулыда — 60, Яңа Чишмәдә — 52, Бөгелмәдә — 51, Лаешта — 45, Алексеевск районында — 42, Тукайда — 39, Югары Ослан, Яшел Үзән, Аксубайда — 38, Актанышта — 34, Мамадышта — 31, Минзәләдә — 26, Сарманда — 19, Питрәчтә — 18, Мөслим һәм Буада — 17, Спас районында — 16, Балтачта — 14, Балык Бистәсендә — 13, Биектауда — 12, Әлкидә — 9, Арчада — 7, Чирмешәндә — 4, Саба, Менделеевск, Кукмара, Кама Тамагында — 3, Чүпрәледә, Әтнәдә — 2, Тәтеш районында 1 кеше йоктырган.
17 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 84 250 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 54 073 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 3 202 кеше.
Барлыгы 2 443 074 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 903 368 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. Кабаттан вакциналаштыруны 226 970 кеше үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев