Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 80 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 51 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 28, Чаллыда — 15, Түбән Камада — 5, Яшел Үзәндә — 4, Лаешта — 3, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Саба һәм Спас районнарында — икешәр, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

7 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 554 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 494 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев