Алабугада кичә 5 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 131 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 59, Чаллыда — 25, Нурлатта — 8, Түбән Камада — 6, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — бишәр, Югары Ослан, Яшел Үзәндә — 4шәр, Чистайда — 3, Актаныш, Зәй районнарында — икешәр, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
21 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 29 104 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 398 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 81 кеше.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев