Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 5 кеше коронавирус йоктырган 

Татарстанда соңгы тәүлектә 183 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 59 кеше хастаханәгә озатылган, 124 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 83, Чистайда — 27, Түбән Кама һәм Спас районнарында — 8, Әлмәттә — 7, Алексеевск, Яңа Чишмәдә — 6, Алабугада — 5, Яшел Үзәндә — 4, Аксубай, Нурлат, Питрәч районнарында өчешәр, Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Саба һәм Чирмешән районнарында — икешәр, Апас, Арча, Буа, Биектау, Зәй, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 30 416 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 25 103 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 118 кеше.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев