Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 50 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 1241 кешенең COVID-19 авыруын йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 230 кеше хастаханәгә озатылган, 1011 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 630, Чаллыда — 187, Зәйдә — 82, Алабугада — 50, Яшел Үзәндә — 33, Алексеевск районында — 44, Актанышта — 30, Апас, Түбән Камада — 29, Минзәләдә — 17, Әлмәттә — 14, Питрәчтә — 10, Лаеш һәм Менделеевск районында — 9, Лениногорск, Тукай һәм Чистайда — 8, Биектауда — 6, Кукмарада — 5, Теләчедә — 4, Арча, Буа, Югары Ослан, Спас районнарында — 3, Чүпрәле, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Сарманда — 2шәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Саба, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 57 250 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 41 024 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 565 кеше.

Барлыгы 2 420 812 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 894 126 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. Кабаттан вакциналаштыруны 205 835 кеше үткән. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев