Алабугада кичә 543 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
Шәһәр-районда вакцинация кампаниясе дәвам итә.
Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентын 40 371 алабугалы ясаткан, киенчесен — 34 814 кеше. Алабугада кичә барлыгы 543 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.
Шулай итеп, Алабугада вируска каршы коллектив иммунитет дәрәҗәсе 76 процент тәшкил итә.
Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:
Поликлиника (Пролетар ур., 36, 3нче кат, каб.309)
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7)
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.
3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8)
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев