Алабугада кичә 8 кешегә коронавирус диагнозы куелган
Татарстанда соңгы тәүлектә 242 кеше COVID-19 йоктырган.
Яңа вирус йоктырган 82 кеше хастаханәгә озатылган, 160 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 117, Чаллыда — 34, Түбән Камада — 12, Чистайда — 11, Спас районында — 10, Нурлатта — 9, Әлмәт, Буа, Алабуга районында — 8, Биектау, Лаеш районнарында — 4, Азнакай, Алексеевск, Әлки, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш һәм Тукай районнарында — икешәр, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 053 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 31 454 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 306 кеше.
Барлыгы 2 031 392 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 549 548 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев