Алабугада кичә тагын 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 103 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Камада — 8, Яшел Үзәндә — 6, Тукай районында — 4, Лениногорск һәм Чистайда — өчешәр,Чирмешәндә — 2, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
14 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 239 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 882 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.
Барлыгы 1 171 872 кешегә прививка ясалган. Шулардан 974 713 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев