Алабугада кичә тагын 3 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 132 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 102 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 63, Чаллыда — 27, Әлмәттә — 10, Тукай районында — 5, Чистайда — 4, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында — өчешәр, Азнакай, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында икешәр, Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Минзәлә һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.
19 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 848 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 242 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 84 кеше.
Барлыгы 1 280 556 кешегә прививка ясалган. Шулардан 988 612 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев