Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 3 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 179 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 79 кеше хастаханәгә озатылган, 100 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 76, Чаллыда — 30, Түбән Камада — 11, Кукмарада — 8, Әлмәттә — 6, Нурлат һәм Чистайда — 5, Зәй, Яшел Үзән,Тукай районында — 4, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Спас районнарында — 3шәр, Биектау һәм Сабада — 2, Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Теләче һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 40 973 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 34 117 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 268 кеше.

Барлыгы 2 231 564 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 857 452 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев