Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 4 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 184 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 55 кеше хастаханәгә озатылган, 129 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 112, Чаллыда — 21, Лаешта — 6, Бөгелмәдә — 5, Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Камада — 4, Биектау, Зәй, Чистай районнарында — өчешәр, Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында — икешәр, Азнакай, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Спас һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

2 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 31 144 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 25 497 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 153 кеше.

Барлыгы 1 603 973 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 043 594 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев