Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 5 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда соңгы тәүлектә 270 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 68 кеше хастаханәгә озатылган, 202 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 156, Чаллыда — 21, Чистайда — 18, Алексеевск һәм Нурлатта — 8әр, Биектауда — 7, Әлмәттә — 6, Алабуга, Яшел Үзән районнарында — бишәр, Лаеш, Түбән Кама, Спас районнарында — 4шәр, Бөгелмә, Буа, Яңа Чишмә, Питрәчтә — 3шәр, Актанышта — 2, Азнакай, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Саба, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

15 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 34 188 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 017 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 46 кеше.

Барлыгы 1 820 879 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 277 895 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев