Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын ике кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 

Татарстанда соңгы тәүлектә барлыгы 70 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 34, Чаллыда — 14, Түбән Камада — 6, Тукай районында — 3,
Әлки һәм Алабуга районында — икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 331 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 358 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 27 кеше.

Барлыгы 1 088 887 кешегә прививка ясалган. Шулардан 953 968 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев