Алабугада кичә җәяүлене бәрдергәннәр
Зыян күргән алабугалы ханым хастаханәгә китерелгән.
Кичә Алабугада җәяүлене машина бәрдергән. 19.07 дә Интернациональ урамындагы 3 нче йорт янында Лада Гранта автомобиленең 33 яшьлек йөртүчесе җәяүлене махсус кичүдән үткәрми һәм 49 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.
Зыян күрүче светофорның рөхсәт ителгән билгесенә махсус җәяүлеләр урыныннан юл аркылы чыга.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүлене хастаханәгә озаталар. Медиклар хатын-кызда җилкә сөякләренең сынуын ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев