Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичке рейд барышында 21 хокук бозу очрагы ачыкланган

Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Узган җомгада Алабуганың дәүләт автоинспекторлары «Тоннель» рейды үткәрде. Нефтьчеләр проспектында үткән тикшерү нәтиҗәсендә 21 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозулар түбәндәгечә: 

  • куркынычсызлык каешын эләктермәү — 6 очрак, 
  • транспорт чараларының техник җитешсезлекләре — 5 очрак,
  • укып булмый торган дәүләт номерлары өчен — 2 очрак, 
  • страховка — 8 очрак.

Дәүләт автоинспекторлары алабугалыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм руль артында игътибарлы булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев