Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Әкият һәр йортка керә» конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр

Алабугалыларны Яңа ел бизәкләре белән бизәлгән тәрәзәләр өчен бүләкләделәр.

Яңа ел алдыннан Алабугада «Әкият һәр йортка керә» дигән иң матур бизәлгән тәрәзә һәм балкон конкурсы игълан ителгән иде. Катнашучылар үзләренең креатив, матур итеп бизәлгән тәрәзә фоторәсемнәрен оештыручыларга юллады. 

Бүген «Гуляй» паркында Яңа елны бәйрәм итүдә конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина тапшырды.

«Иң креатив тәрәзә» номинациясендә 
3нче урын — Исламова Илиана
2нче урын — Дәүләтшина Лимара Илгизәр кызы, Печенкина Елена Юрьевна һәм Плешкова Ольга Васильевна (33 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасы)
1нче урын — Саидова Эльвира

«Иң матур тәрәзә» номинациясендә 
3нче урын — Хәмидуллина Рузия
2нче урын — Красильникова Арина
1нче урын — Борисова Зирәк Габдрәшит кызы, Галимуллина Мария Валерьевна, Пашаева Светлана Викторовна (38 нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы)

«Иң якты тәрәзә» номинациясендә
3нче урын — Вахитова Елизавета
2нче урын — Ищанова Айгөл
1нче урын — Хәбибуллина Ирина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев