Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус госпиталенең табиблары тавыш бирде

Бүген тавыш бирү Алабуга үзәк район хастаханәсендә ябык участок территориясендә дә уза.

1408нче санлы сайлау участогында коронавирус госпитале табиблары һәм стационарларда дәваланучы пациентлар тавыш бирә алды.
Участок рәисе Ольга Әхмәдуллина аңлатканча, табиблар госпитальгә чираттагы сменага 14 көнгә килә һәм аның вакытында теркәлү урыны буенча үз участогына бара алмыйлар, шуңа күрә алар өчен эш урынында ук тавыш бирү мөмкинлеге бирелгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары буфер зонасына керү алдыннан саклык чараларын үтәделәр, саклык костюмнарын киделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев