Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын бер очрагы ачыкланган

17 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6103 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 23, Яшел Үзәндә 3 кеше коронавирус йоктырган. Алабуга һәм Менделеевск районнарында берәр очрак теркәлгән. 
17 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6103 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4929 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 4 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев