Алабугада коронавирус йоктыруның 1 очрагы ачыкланган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 259 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 259 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 43е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 49 кеше йоктырган. Чаллыда — 16, Түбән Камада — 19, Алабугада 1 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 30 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
7 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 139 094 очрагы теркәлгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев