Алабугада коронавирус йоктыруның 4 очрагы ачыкланган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 254 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 254 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 22се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 74 кеше йоктырган. Чаллыда — 42, Түбән Камада — 8, Алабугада 4 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 34 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
11 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 140 119 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев