Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада короновирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 821 кеше савыккан, узган тәүлектә — 23 кеше.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 16, 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 14, 80нән 90 яшькә кадәр һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1шәр очрак ачыкланган.

Казанда — 52, Нурлатта — 7, Лениногроскта — 6, Буада — 5, Түбән Камада — 4, Әгерҗе, Яшел Үзәндә — 3эр, Яр Чаллы, Арча, Чистайда — 2шәр, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында 1шәр кеше COVID-19 йоктырган.

5 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 728 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 821 кеше савыккан, узган тәүлектә — 23 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев