Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 106 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 106 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 14 , 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 24, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 58, Чаллыда — 13, Түбән Камада — 6, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында — 4шәр, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй һәм Балык Бистәсе районнарында — 2шәр, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

27 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 890 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 637 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев