Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Коррупциягә — юк!» шәһәр конкурсына нәтиҗә ясадылар

Бәйге кысаларында балалар коррупциягә каршы юнәлештәге гыйбрәтле видеороликлар әзерләде.

Өченче урынны 9нчы урта мәктәбе укучылары алды, икенче урында — Поспелово урта мәктәбе укучылары, беренче урынны 3 нче урта мәктәп укучылары командасы яулады .

Социаль челтәрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны 4 нче гимназия укучылары алды. Барлык катнашучыларга дипломнар бирелде. Җиңүчеләр — кинога билетлар, призерлар — татлы тортлар белән бүләкләнде. Конкурста катнашкан балалар хәзер Алабуганың Татарстан Республикасында коррупциягә каршы юнәлешле яшьләр хәрәкәтендә лидер булып торалар.

Чараны Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы, «Барс» яшьләр үзәге ярдәме белән оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев