Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада креатив чаналар фестивале узды

Мондый чара шәһәрдә беренче тапкыр оештырылды һәм ул 4нче микрорайондагы Георгий паркында үтте.

Алабуга фестивалендә катнашу өчен барлыгы 40 гариза бирелгән иде. Конкурсны оештыручылар — «Татнефть» хәйрия фонды һәм Алабуга районы җитәкчелеге.

«Кыш 2022» креатив чаналар фестивале Татарстанның тугыз шәһәрендә узды. Фестиваль 4 гыйнварда Нурлатта башланды. 5 гыйнварда бу күңелле тамаша Лениногорск, Азнакай һәм Җәлилдә булды, ә бүген фестивальдә Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Кама халкы катнаша алды. Мондый зур масштабта фестиваль беренче тапкыр үткәрелде.

Җиңү өчен шәһәр һәм район балалар бакчалары, мәктәпләре, предприятиеләр һәм югары уку йортлары коллективлары ярышты. Катнашучыларның һәрберсе үзенең чанасын тырышып әзерләгән: монда яңа ел символы булган Юлбарыс, әкият персонажлары, кареталар, корабль һәм хәтта мичләр дә бар иде. 

Фестиваль ике өлештән торды. Беренчесе — чаналар парады, икенчесе — чанага утырып таудан шуып төшү. Һәр команда үз чанасы белән мөмкин кадәр креатив таныштырырга тырышты: кемдер шигырь сөйләде, җырлар башкарды, кемдер — тулы бер тамаша тәкъдим итте. Әлбәттә, жюри боларның һәрберсен тиешенчә бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Таудан шуу иң мавыктыргыч тамаша булды. Барлык чаналар да таудан шуып төшкәннән соң, җиңүчеләрне бүләкләү мизгеле җитте.

Шулай итеп, «Иң креатив чаналар» номинациясе «Хищники» чанасына (Алинә Сәетгалиева) бирелде.

«Иң оригиналь чаналар» — «Татар җайдаклары» (Иске Юраш мәктәбе)

«Иң җитез чаналар» — «Черная жемчужина» (Яковлево мәктәбе)

Өченче урынны 8нче мәктәпнең «Борынгы Болгар» чанасы һәм Свиногорье авыл клубының «Чугунок» чанасы бүлеште.

Икенче урында — 35нче «Ләйсән» балалар бакчасы һәм «Электр челтәрләре» Челтәр компаниясе.

Жюри шулай ук ике беренче урынны да билгеләде. Алабугада креатив чаналар фестивалендә 10нчы мәктәпнең «Унынчы планета» һәм КФУ Алабуга институтының «Эврика» командасы җиңү яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев