Алабугада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясый башладылар
Быел барлыгы 26 күп фатирлы йорт яңартылачак. Бу эшләргә 293 миллион сум юнәлдереләчәк.
Быел Алабугадагы иң зур — Тынычлык проспектындагы 34 нче йортның фасады җылытылачак. Шулай ук 70 миллион сумга йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта фасад газүткәргече монтажланган, керү ишекләре урнаштырылган, бу көннәрдә йорт янына кирәкле материал китерелә, фасад буенча эшләр башкару өчен күтәргечләр куелган.
— Кышкы чорда фатирларда стеналарның туңуына, фатирларда күгәрек барлыкка килүгә карата шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр еш булганлыктан, фасадны җылыту турында карар кабул ителде. Йортны фасадны җылыту исемлегенә керткәндә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы таләбе буенча фасад газүткәргечен алыштырырга кирәк, − ди АМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Фасадны җылыту Т. Гыйззәт урамындагы 16/73 йортта да планлаштырылган, монда шулай ук йорт эчендәге инженерлык челтәрләренә 30,5 миллион сумлык ремонт ясалачак. Хәзер монда фасад газүткәргечен монтажлау буенча эретеп ябыштыру эшләре алып барыла, 2 нче подъездга ишек куелган, якын көннәрдә калган подъездларга да ишекләр куелачак.
− Әлеге күпфатирлы йортларда фасадны җылыту, подъезд тәрәзәләрен һәм подъездга керү ишекләрен алыштыру, подъездга керү козырекларын ремонтлау, йортның цоколь өлешен тышлау, газүткәргечне тулысынча алыштыру планлаштырыла, − дип өстәде Андрей Томилин.
Илүсә Горбунова Тынычлык проспектындагы 34 нче йортта 20 ел яши, йортта капиталь ремонтның булуын хатын-кыз хәтерләми дә.
— Әлбәттә, бездә капиталь ремонт булачагына сөендек. Безнең фатирларда стеналар юешләнә, шуңа күрә йорт стеналарын җылытырга кирәк. Узган ел республика программасы буенча ишегалдын яңарттылар, бик матур килеп чыкты, без моның өчен рәхмәтле. Хәзер капиталь ремонт көтәбез, фатирларыбызда җылы һәм уңайлы, ә йортыбызның матур булуын телибез, — ди алабугалы.
Быел барлыгы 26 күп фатирлы йорт яңартылачак. Бу эшләргә 293 миллион сум юнәлдереләчәк.
7 йортта фасадларны ремонтлау һәм җылыту, 6 йортта лифт җиһазларын алыштыру, 8 йортта түбәләрне ремонтлау, 11 күп фатирлы йортта йорт эчендәге җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен ремонтлау планлаштырылган.
Тынычлык проспекты буенча 17 нче йортта йорт эчендәге җылылык челтәрләренә 3,8 миллион сумлык ремонт ясалачак. Җылылык белән тәэмин итү системасының торбаүткәргечен тулысынча алыштыру, өч көйләү узелын ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта подвалдагы торбаүткәргечне монтажлау буенча әзерлек эшләре алып барыла.
Чулман урамындагы 7 нче йортта 9,6 миллион сумга түбә ремонтланачак. Түбә өслеген тулысынча алыштыру, чорманы җылыту, түбәгә чыгу люкларын, фановый стоякларны алыштыру, вентиляция шахталарын ремонтлау, парапет плитәләрен тышлау, подъездга керү урынындагы козырекларны ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта түбәләрне һәм чорманы чистарту буенча әзерлек эшләре алып барыла, өлешчә сүтү эшләренә керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев