Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күп балалы гаилә автомобиль отты

Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәмдә күп балалы гаиләләр арасында «Соллерс Атлант» автомобиле уйнатылды.

Узган ел «Соллерс» компаниясенең директорлар Советы Рәисе Адиль Ширинов күп балалы гаиләләр арасында «Соллерс Алабуга» автобусын уйнатырга вәгъдә иткән иде. Үз сүзендә торды. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә күптән көтелгән автомобиль уйнатылды.

Нәтиҗәдә автомобильне күп балалы Галеевлар гаиләсе отты. Рәмис белән Лилия Галеевлар өч кыз үстерәләр. Гаилә башлыгы бу көнне иртән «Менә автомобиль отачакбыз һәм кая теләсәк, шунда барачакбыз, иркен микроавтобуста барысына да урын җитәчәк», дип шаяртуы белән уртаклашты.

− Хисләрне аңлатырлык түгел, моңа һаман ышана алмыйбыз, — ди Лилия. — Шәһәр җитәкчелегенә, «Соллерс» компаниясенә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акцияләре өчен рәхмәт.

− Бу гаиләнең яңа мөмкинлекләре барлыкка килүенә без бик шат. Гаилә институты безнең ил, бизнес, шәһәр һәм төбәк иминлеге төзелә торган фундамент булуын безнең компания яхшы аңлый, — билгеләп үтте «Соллерс Алабуга» генераль директоры Алексей Матасов.

Микроавтобусның бәхетле хуҗалары әйтүенчә, алар беренче эш итеп Яңа Юраш авылына шатлыкларын туганнары белән уртаклашырга барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев