Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кыргый хайваннарның санын алачаклар

Татарстанда 15 гыйнвардан кыргый хайваннарның кышкы санын исәпләү башланган.

Быел ул дүрт яңа ысул буенча алып барыла — кышкы маршрутны исәпләү, авиаисәп, тавыш белән куу һәм ясалма оешкан урыннарында исәпләү. Шул рәвешле, аерым ау җирләрендә хайваннарның саны турында мөмкин кадәр дөрес мәгълүмат алырга мөмкин булачак. 

Хайваннарның санын алу Алабуга районында да башланды. ТР Дәүләт комитетының Алабуга районында биоресурслар буенча районара бүлек җитәкчесе Андрей Родионов билгеләп үтүенчә, бу эш белән аучылык хуҗалыклары белгечләре, болын хуҗалары, ТР Дәүләт комитетының биоресурслар белгечләре, аучылар шөгыльләнә. 

− Алар билгеле бер көнне чыгып, кырларны, урманнарны тикшерә, кыргый хайваннарның эзләрен анализлый, шулай аларның санын ачыклый. Аннары барлык мәгълүмат гомумиләштерелә һәм биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетына тапшырыла. Алынган мәгълүмат аучылык ресурслар торышын бәяләргә һәм кирәк булганда республика фаунасын саклау һәм торгызу чараларын күрергә мөмкинлек бирәчәк, − дип аңлатты ул.

Андрей Родионов әйтүенә караганда, Алабуга районында үз вакытында кыр кәҗәләренең баш саны кимүен күреп алырга мөмкин булган. Аларга ауны туктатып тордылар, утлыклар урнаштыра башладылар, шул рәвешле аларның санын арттыруга ирештеләр. Тулаем алганда, районда йөзүче кыргый кошлар, кыр тавыклары, бурсыклар, кондызлар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, кыр кәҗәләре, пошилар, тимгелле боланнар бар. Вакыты-вакыты белән күрше районнар һәм төбәкләр территориясеннән аюлар, бүреләр, селәүсеннәр килеп чыга. 

Сан алу эшләре 10 мартта төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев