Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башланды

Чара 23 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр үткәрелә. 

11 ай эчендә Алабуга районында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1 бала һәлак булды, ә 13е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Мәктәп каникуллары вакытында балигъ булмаган җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен профилактик эш алып барыла.

Мисалга, 2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр республика территориясендә «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы үткәрелә. Ял көннәрендә балалар күбрәк вакытны урамда, ишегалдында үткәрә һәм еш кына уеннар вакытында юлның машина йөри торган өлешенә чыгарга мөмкиннәр. Ә бу — тормыш өчен куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә китерә ала. Әйтик, быелның 11 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 422 юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булды, 450се җәрәхәтләнде.

Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын анализлау күрсәткәнчә, гадәттә балалар юл читендә торучы машиналар арасыннан кинәт йөгереп чыга яки тиеш булмаган урында юлны аркылы үтә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә. 

Моннан тыш, баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында аның кием-салымын, спорт инвентарен һәм көндәлек киемнәрен яктылык кайтаручы элементлар белән тулыландырырга кирәк. 

Шулай ук балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен үтәү зарур. Балалар өчен махсус машина утыргычлары баланың куркынычсызлыгын берничә тапкыр арттыра.

Дәүләт автоинспекциясе белем бирү оешмалары һәм җәмәгать транспорты тукталышлары янында, шулай ук гомумшәһәр бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Руслан ХАРИСОВ, 
Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев