Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Мәңгелек ут һәм Герой бюстларына чәчәкләр салдылар

Алабугада бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.

Бүген Алабуга Җиңү көнен бәйрәм итә. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар чәчәкләр салудан башланды. Рөстәм Нуриев Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән бергә тыл хезмәтчәннәре стеласына чәчәкләр салып, авыр хезмәт белән җиңү яулаучыларны хөрмәтләде.

Шулай ук Геройлар бюстларына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

«Мәңгелек ут»тан алып стадион трибунасына кадәр Рөстәм Нуриев, әтисенең Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырларында хәбәрсез югалган абыйсы Мисбах Нуриевның портретын күтәреп барды. Ул вакытта Мисбах Нуриевка 21 яшь була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев