Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Марина Цветаева иҗатын яратучылар учак янында җыелачак

Иҗади аралашу Цветаевлар гаиләсе рецепты буенча пешерелгән алмалы пирог белән чәй эчү белән тәмамланачак.

9 октябрьдә сәгать 12дә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының М.И. Цветаева әдәби музееның шигъри беседкасында шагыйрьнең тууына 129 ел тулуга багышланган ХІХ Цветаева учагы узачак.

Учак янында Марина Цветаеваның һәм шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләр яңгыраячак, көмеш гасырның күренекле шагыйрьләре һәм заманча авторларның әсәрләрен, гитара белән башкарылган җырларны тыңлап хозурланырга мөмкин булачак. 

Шигырь бәйрәме программасында көмеш гасыр шагыйрьләренең шигырь әсәрләрен уку конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, Марина Ивановна әсәрләренең легендар басмаларын үз эченә алган китап күргәзмәсен карау планлаштырылган.

Иҗади аралашу Цветаевлар гаиләсе рецепты буенча пешерелгән алмалы пирог белән чәй эчү белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев