Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Марсель Мөхетдинов белән хушлаштылар

Кичә Алабугада махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәр Марсель Мөхетдинов белән хушлаштылар.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, югалту ачысын бернинди сүз белән дә аңлатып бетереп булмый. Марсель үзенең хәрби бурычын үтәгәндә, үз гаиләсен, туган шәһәрен һәм илебезне яклап һәлак булды. Батыр сугышчы, фидакарь солдат — алабугалылар хәтерендә ул әнә шундый булып истә калыр. Сугышчының гаиләсе ярдәмсез һәм игътибарсыз калмаячак, дип ышандырды Рөстәм Нуриев. 

— Киләсе атнада махсус операция башлануга нәкъ бер ел булачак. Аның максатлары — хәзерге һәм үсеп килүче буыннар өчен куркынычсыз киләчәк булдыру. Татарстан Республикасында туып-үскән егетләр тиңсез батырлык күрсәтеп үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, әмма, кызганычка каршы, югалтулар да бар. Марсель Мөхетдиновның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак. Республика җитәкчелеге сезнең белән бергә кайгыра. Геройга мәңгелек хәтер һәм дан, — дип өстәде ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Хушлашу мәрәсиме Хәтер мәйданында үтте. Марсельнең якыннары һәм танышлары герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
— Үзенең китүе белән Марсель үзендә йөрткән мәхәббәтне безнең йөрәкләргә таратты. Аны яратканыгыз һәм анда бу яктылыкны күргәнегез өчен барыгызга да аның һәм үземнең исемемнән рәхмәт әйтәсем килә.

Сезнең барыгызга да, аның исеменнән мөрәҗәгать итәм: тирә-якка күз салыгыз, бер-беребезне кадерләп, яратып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, бар булган аңлашылмаучанлыкларны, низаг-талашларны бетерик. Марсель безнең халык белән булган хәлләр өчен бик борчылып яшәде. Ул башкача яши дә алмас иде. Анда күпме игелек һәм яхшылык булганын сез барыгыз да беләсез. Мин сезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм, кайгыртуыгыз өчен баш иям, − дип рәхмәт белдерде мәрхүмнең тормыш иптәше Елена Юрьевна.

Марсель Мөхетдиновның элеккеге хезмәттәшләре әйтүенчә, ул чын ир-ат иде, офицер кодексын үтәп яшәде. Ул үз вакытында дистәләгән яшь спортчы тәрбияләгән.

— Ул бик яхшы, тәртипле кеше иде, аның белән эшләве дә җиңел булды. Марсель чын кеше иде. Кешеләр күп, ә чын Кешеләр алар бик аз, һәм ул — шуларның берсе, — диде Юрий Затеев.

Марсель Мөхетдинов истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев