Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада маршрут автобуслары хәрәкәтенең яңа графигы буенча сорауларга җавап бирделәр

Җәмәгать транспорты — шәһәр халкының көндәлек тормышының мөһим өлеше.

Аның эшен уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен Алабугада 2023 елда маршрутлар челтәрен һәм маршруткалар хәрәкәте расписаниесен яңарттылар.

Яңа расписаниене кем һәм кайчан эшләде?
Алабугада маршрут автобуслары хәрәкәте расписаниесе «Җәмәгать транспорты белән халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру схемасы» (КСОТ) дип аталган документ кысаларында яңадан каралды. Бу эшне Мәскәү автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты белгечләре башкарды, алар транспорт системаларын оптимальләштерүдә зур тәҗрибәгә ия.

Документ 2023 елның 22 июнендә әзерләнә, ә яңа маршрутлар һәм йөрү тәртибе 2024 елның гыйнварыннан эшли башлады һәм хәзер дә актуаль булып кала бирә.

Халык һәм пассажир ташучыларның мәнфәгатьләре ничек исәпкә алына?
Расписаниене яңартканда, пассажирларның уңайлылыгы һәм перевозчиклар өчен икътисади нәтиҗәлелек арасында баланс табуны төп бурыч итеп куйдылар. Моның өчен комплекслы тикшеренү үткәрелде. Аның эченә түбәндәге аспектлар кертелде:

  • маршрутларның йөкләнешен һәм пик сәгатьләрен аңлау өчен видеокүзәтү камераларыннан алынган мәгълүматларны анализлау;
  • халыктан сораштыру үткәрү — аларның фикере проблемалы урыннарны һәм маршрутларны үзгәртү буенча теләкләрне ачыкларга ярдәм итә;
  • пассажирлар агымын өйрәнү — хәрәкәт интервалларын оптимальләштерергә һәм буш рейсларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

Мондый алым ярдәмендә ирешелгәннәр:

  • маршрутларны кабатлау кимегән — моңа кадәр күп автобуслар бер үк урамнар буйлап йөрсә, хәзер маршрутлар рациональрәк бүленгән;
  • рейслар арасындагы интервал кимегән — бигрәк тә популяр юнәлешләрдә;
  • элек маршруткалар җитмәгән яңа районнар транспорт белән тәэмин ителгән.

Актуаль расписаниене кайдан табарга?
Маршруткаларның гамәлдәге расписаниесен Алабуга шәһәренең городелабуга. рф рәсми сайтында табарга була. Шунда ук маршрутлардагы һәм китү вакытындагы үзгәрешләрне дә ачыкларга мөмкин.

Әгәр маршрутка килмәсә яки машина йөртүче кагыйдәләрне бозса?
Әгәр дә сез график бозу, машина йөртүченең тупаслыгы яки башка проблемалар белән очрашсагыз, АМР башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә 3-81-16 телефоны буенча шалтыратыгыз. 

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлә һәм тикшерүгә тапшырыла. Хокук бозулар турында күбрәк кеше хәбәр иткән саен, әлеге күренешләргә тизрәк йогынты ясый алачаклар.

Шәһәр транспортының актуаль расписаниесен сылтама буенча үтеп карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев