Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәмәгать урыннарын черки һәм талпаннарга каршы эшкәртәләр

Алабуга сулыклары һәм җәмәгать урыннары малярия черкиләре һәм талпаннарга каршы эшкәртелә.

Төгәлрәк әйтсәк, җәмәгать урыннарын әлеге корткычларның личинкаларына каршы эшкәртәләр. Алабуга районындагы ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Максим Даровских билгеләп үткәнчә, мондый эшкәртү кан суыручы бөҗәкләрдән күчә торган йогышлы авырулар таралуны булдырмау өчен кирәк.

Мисалга, апрель һәм май айларында Александр һәм Георгий паркларында, «Чебурашка»да, Алабуга шәһәрлеге территориясендә, «Яшьләр» стадионында һәм Шишкин буаларында, шулай ук авыл җирлекләрендә талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелде. Шушы җомгада гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре шәһәр ипподромы территориясен эшкәртәчәк. 12 июньдә биредә Сабантуй бәйрәме узачак.

Сүз уңаеннан, белгечләр нәкъ менә черки личинкасына тәэсир итә торган препаратны куллана. Кешеләр һәм хайваннар өчен ул куркыныч тудырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев