Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче 12 гаилә бәйрәм фотосессиясендә катнашты

Алабугада үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча хәйрия проекты тәмамланды.

Ул «Мәрхәмәтлелек планетасы» Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге" автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан «Планета добряков» Мәскәү хәйрия фонды белән берлектә 2019 елда эшләтеп җибәрелде. Узган елның көзендә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү буенча төбәкләрдән килгән психологлар өчен укулар оештырылды. 
— Без бу программага кушылдык, һәм психологыбыз Ләйсән Мортазина уңышлы гына белем алды. Программа ике этаптан торды: беренчесе — төркемнәрдә, һәрберсе 2шәр сәгатьлек 6 циклдан торган психолог белән очрашулар иде. Катлаулы булмаган психологик күнегүләр ярдәмендә, ата-ана әйләнә-тирә дөньяга гына түгел, үзенә дә башкача карый башлый. Ул үзара аңлашу һәм уңайлылык хөкем сөргән таныш мохиттә була. Икенче этап — әти-әниләр белән индивидуаль эш. 2020 елның апрелендә безнең психолог «Без бергә» проекты буенча укуын тәмамлады (икенче агымда), — дип сөйли «Мәрхәмәтлелек планетасы» Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге«нә нигез салучы Юлия Ищук.
Бу проектка старт Яр Чаллыда агымдагы елның февралендә бирелгән. Ә 21 сентябрьдән Алабугада да нәкъ шундый ук төркем җыйганнар. Алты атна дәвамында ун үзенчәлекле баланың ата-анасы психологик төркемнәрдә очрашкан. Ә кайбер әниләр белгеч белән шәхси консультацияләр узу мөмкинлегенә ия булган. 
Юлия Ищук сүзләренчә, үзенчәлекле сабыйларның ата-аналары өчен психолог белән шөгыльләнү аеруча зарур. Ул бу хакта ишетеп кенә белми, чөнки үзе дә шундый ике малай тәрбияли. Психолог белән өч ел дәвамында эшли.
— Бу проект нәкъ менә әни кеше үзендә көч-куәт, сабырлык һәм энергия тупласын өчен булдырылган. Болар булмаса, бала белән шөгыльләнү бик авыр. Үзенчәлекле баланың әнисе булу бер дә җиңел түгел. Кайвакыт кем беләндер ихлас күңелдән сөйләшәсе, үз кичерешләрең белән уртаклашасы һәм мондый хәлдә үзеңнең ялгыз түгеллегеңне тоясы килә. Нәкъ менә шуның өчен дә инде ярдәм итү төркеме булдырылды, — дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты ул.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Без бергә» проекты кысаларында гаиләләр психолог белән генә шөгыльләнеп калмады, алар шулай ук шәһәр фотостудияләренең берсендә хәйрия фотосессиясендә дә катнаша алды. Өч сәгать дәвамында профессиональ фотограф ясаган фотосурәтләр әлеге гаиләләрне һәрвакыт сөендереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев